Моабит дәфтәрләре

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь». (Беренче «Моабит дәфтәре» ннән)

* * *

«Бу төптә – 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

М. Җәлил». (Икенче «Моабит дәфтәре» ннән)

Кыз җыры

Мин озаттым аны сугышка,

Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.

Мин озаттым аны сугышка,

Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Авыр булды аннан аерылу,

Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!

Авыр булды миңа аерылу,

Рәхәт булыр кайткач күрешү!

Артык аңа барлык бүләктән

Минем аны сөеп сагынуым,

Артык миңа барлык бүләктән

Батырлыгы белән саулыгы.

Июнь, 1942

Хат (Җыр)

1

Сугыштан тынган арада,

Каләмне манып карага,

Хат язар идем сезгә.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Хат язар идем сезгә.

Сез кушып җырга хатымны,

Телгә алсагыз атымны

Урамда, өегездә.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Урамда, өегездә.

2

Без дошманны илдән куып,

Оясын көл итми торып,

Өйгә кайтачак түгел.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Өйгә кайтачак түгел.

Кайтмасак та яныгызга,

Без булсак җырларыгызда,

Шатланыр иде күңел.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Шатланыр иде күңел.

3

Без булсак илнең телендә,

Дәрт үсә безнең күңелдә,

Көч арта беләкләрдә.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Көч арта беләкләрдә.

Ирешербез тиз теләккә,

Без булсак сезнең йөрәктә,

Сез безнең йөрәкләрдә.

Их, кызлар, уңган сеңелләр,

Сез безнең йөрәкләрдә.

Июнь (?), 1942

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмалмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

Яуганда да туплар, ядрәләр,

Каушамадым кан һәм үлек белән

Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә,

Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

Котылгысыз үлем шәүләсен.

Кил син миңа, үлем, бары гомрем

Коллык белән төгәлләнмәсен!

Мин түгелме дуска хат язучы,

«Борчылма, – дип, – тормыш юлдашым,

Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

Тик антыма таплар кунмасын!»

Мин түгелме шигырь утым белән

Ант итүче канлы сугышта?

«Үлемгә, – дип, – ачы нәфрәт белән

Елмаермын соңгы сулышта».

«Соң чиктә, – дип, – синең мәхәббәтең

Җиңеләйтер үлем газабын,

Илемне һәм сине сөюемне

Каным белән җиргә язармын».

«Тыныч булыр йокы, тормышымны

Бирсәм, – диеп, – туган ил өчен».

Ышан, илем, шушы ант сугарды

Йөрәгемнең соңгы тибешен!

Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,

Үтте яннан, минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!

Чаян чага үзен соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Мин соң бөркет түгел идеммени,

Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем

Мин дә соңгы минут килгәндә,

Әзер идем, мәгърур канат җәеп,

Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин… һәр көнне

Көн чыгышын комсыз күзәтәм.

Шигырь булып чыга үч ялкыны

Яраланган лачын йөрәктән.

Көн чыгышы дуслар кулындагы

Байрак булып көн дә кызара.

Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел

Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,

Канлы үчтән шулай кыза ла!

Тик бер өмит: кара август төне

Илтер мине шунда җитәкләп.

Өстен килер түбән әсирлеккә

Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.

Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

Июль, 1942

Яулык

Аерылганда, миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны,

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

Июль, 1942

Ирек

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йөрәк итемне.

Кич ятсам да, иртә торсам да,

Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,

Буй-сынның да сизмим кимлеген,

Бар нәрсәм дә җитә җитүен,

Җитми бары иркем – хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,

Юк аягым минем, юк кулым.

Нәрсә соң ул, иркем булмагач,

Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юкта, илемдә,

Әйтегез, мин ятим идемме?

Мин югалттым дошман җирендә

Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,

Ирексез һәм илсез – мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

Булыр идем һаман мин ятим,

Тик таланган этләр миңа тиң.

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым

Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен

Хөр чагында, дуслар, элек мин?

Татып авыр коллык җәберен,

Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,

Кавыштырып ирек-сердәшкә,

Багышлармын калган гомерне

Ирек өчен изге көрәшкә.

Июль, 1942

Тик булса иде ирек (Җыр)

1

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Ж,идгән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.

2

Йә булсам алтын балык,

Ак дулкыннарын кагып,

Ярсып дәрья акканда,

Ташып ярдан ашканда,

Таң сөмбелем, нечкә билем,

Йөзеп сиңа кайтыр идем,

Күлне томан япканда.

3

Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

4

Юк, барсыннан да элек,

Тик булса иде ирек,

Кылчым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

1942

Урман

Кояш батты күптән, ә мин һаман,

Авыр уйлар тулы күңелдә,

Күз алмыйча күрше урманнардан,

Басып торам ишегем төбендә.

Бу урманда, бәлки, партизаннар

Кичке ашка учак яккандыр.

«Бабакай» ның батыр егетләре

Разведкадан йөреп кайткандыр.

Партизан «Т», бәлки, төнге яңа

Кыю эшкә план корадыр.

Аның утырып кылыч кайраганын

Ишеткәндәй була колагым.

Урман, урман, мине синнән аера

Чәнечкеле тимер коймалар.

Аерса да тәнне, коллык сөймәс

Мәгърур күңлем өчен юк алар.

Күңелем оча, урман, буйларыңда

Сукмагыңны барлый, тикшерә.

Кич ятсам да, иртә уянсам да,

Синең дәшкән тавышың иштелә.

Урман, урман, мине син чакрасың,

Наратларың җилдән тибрәтеп.

Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм

Соңгы көрәш җырын өйрәтеп.

Урман, урман, миңа чиксез авыр

Бу хурлыклы түбән әсирлек!

Әйт син миңа, илдәш дусларымны

Кайсы почмагыңа яшердең?

Урман, урман, мине илт син шунда

Һәм корал бир минем кулыма!

Үләр идем аклап йөрәгемнең

Керсез антын сугыш кырында.

Июль, 1942

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын.

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:

«Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында».

Июль, 1942

Сандугач һәм Чишмә (Баллада)

1

Таң атып, нурлары

Үпкәндә кырларны,

Чишмәләр, күлләрне

Һәм калын урманны,

Сандугач уянып

Канатын кагына

Һәм карый ашкынып

Тын урман ягына.

Ул якын сердәше

Чишмәне сагына;

Таң кошын юксынып,

Чишмә дә зарыга.

Сихерле тормышы

Бу ике гашыйкның

Кабынды мәхәббәт

Утында яшьлекнең.

Бәйләде аларны

Ялкынлы саф сөю;

Саф сөю алдында

Нечкәреп баш ию.

Һәр иртә Сандугач

Чишмәдә коена.

Бу аңа чиксез зур

Дан булып тоела.

Иркәли таң кошын

Зөбәрҗәт тамчылар.

Әйтче, бу күрнешкә

Сокланмый кем чыдар?!

2

Таңнарның берендә

Иркә кош – Сандугач,

Уянып карангач

Һәм канат кагынгач,

Килде тиз сердәше

Чишмәгә…

Тик аның

Кайгылы моң баскан

Чәчәкле буйларын.

Чишмә тын: ул көлми,

Тибрәнми, селкенми,

Акбүз таш өстендә

Тамчылар сикерми.

Болганып каралган

Көмештәй саф суы;

Уйлары таралган,

Йөрәге ярсулы.

Сандугач, аптырап,

Сорашты дусыннан.

Һәм әйтте сердәше

Дип: «Кичә шушыннан

Үтте ил дошманы,

Яшеренеп яр буйлап,

Минем саф, шифалы

Суымны агулап.

Канечкеч, юлбасар,

Ул кача артыннан

Аны нык күзәтеп

Килгән яшь батырдан.

Ул белә батырның

Инешне кичәсен

Һәм, сусап, минем саф

Суымны эчәсен.

Ул эчкәч, агудан

Шул минут үләчәк.

Ә дошман котылып,

Талап көн күрәчәк.

Әйт, нишлик, сердәшем?

Әйт, нишлик, акыллым?

Ничек соң коткарыйк

Илебез батырын?»

Сандугач аз гына

Уйланып торды да

Җанланып эндәште

Чишмәгә тын гына:

«Кайгырма, күз нурым!

Ул килсә эчәргә,

Коткарам мин үзем,

Мин беләм нишләргә!»

3

Килде ил батыры

Мылтыктан, кылычтан,

Йөрәге һәм анты

Катырак корычтан.

Илгә саф мәхәббәт

Ярсыта йөрәген,

Дошманны юк итү

Аның бар теләге…

Ул арган, алҗыган,

Татып яшь ачысын,

Ах, әгәр булсачы

Бер генә тамчы су!

Ул күрде Чишмәне,

Төште тиз атыннан;

Әлсерәп үзәген

Көйдергән ялкыннан.

Ул теләп эчәргә

Чишмәгә омтылды.

Шулвакыт Сандугач

Сайрарга тотынды.

Ул сайрый, Егетнең

Алдына ук кунып,

Ул сайрый, нәрсәдер

Сөйләгәндәй булып.

Ул сайрый ялкынлы

Саф сөю турында

Һәм сөйгән йөрәкнең

Ярсуы турында.

Ул мактый көрәштә

Кабынган тормышны,

Дан белән суланган

Иң соңгы сулышны.

Ул мактый дустына

Бирелгән күңелне,

Ул сөйли сөюнең

Җиңгәнен үлемне.

Ул сөйли чын дуслык,

Турылык турында,

Нинди көч бу кошның

Ялкынлы җырында!

Тик Егет аңламый

Телен таң кошының,

Тойса да йөрәге

Хисләрен дусының;

Серле җыр иң нечкә

Кылларын күңелнең

Чиртсә дә, ул сизми

Килгәнен үлемнең.

4

Эчәргә дип Егет

Чокырга иелә

Һәм кипкән иренен

Чишмәгә тигерә.

Шулвакыт кош аның

Ирененә сугыла;

Бер тамчы эчә дә

Чишмәгә егыла.

Сөйгәне куенында

Соңгы кат талпынгач,

Шат, мәгърур һәм батыр

Җан бирә Сандугач.

Ә Чишмә, чайкалып,

Ярларга ташлана.

Урнында тик көйгән

Кап-кара таш кала.

Яшь Егет аз гына

Торды да инештә,

Таң калып бу серле

Һәм гали күрнешкә,

Чишмәне калдырып,

Атына атланды.

Юлбарыс шикелле,

Дошманга ташланды.

Ул сизде күңлендә

Иң гали хисләрнең

Өр-яңа көч белән

Кабарып үскәнен.

Ул улы хөр илнең

Һәм бөек атаның,

Ялкынлы йөрәктән

Ул сөя Ватанын.

Яшәде ул сөеп,

Һәм үләр беркөнне

Нәкъ мәгърур Сандугач

Һәм Чишмә шикелле.

Июль, 1942

Кошчык

Чәнечкеле тимерчыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коена.

Тик нигәдер аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.

Ерак түгел урман, кыр…

Кемнеңдер

Ишетелә чалгы кайравы.

Кичә шуннан бер кош очып килеп,

Шул коймага кунып сайрады.

Чакырсам да, кошчык,

Син бу йортка

Үзең теләп очып кермәссең.

Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып

Интеккәнне үзең күргәнсең.

Сайра безгә шушы нәләт төшкән

Койма аша гына булса да,

Шунсы да бит безгә зур юаныч,

Җырларыңнан күңел тулса да.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,

Син ирекле, җитез канатлы.

Тик әйт, кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның:

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Ук шикелле үткен канатыңнан,

Таң шикелле якты җырыңнан

Таныр сине халкым:

«Бу, – дип, – аның

Соңгы җыры көрәш кырыннан.

Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, –

Дип, – шагыйрьнең аяк-кулларын,

Бер көч тә юк җирдә богауларлык

Аның кайнар йөрәк моңнарын».

Оч син, кошчык, көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләгем.

Тәнем калсын монда (Нәрсә ул тән?),

Барсын илгә минем йөрәгем.

Август, 1942

«Үткәндә кичергән…»

Үткәндә кичергән

Кайгылар, газаплар

Барсы да онтыла,

Барсы да җуела.

Төн үтеп, күңелле

Көн тугач, азактан

Берсе дә булмаган

Шикелле тоела.

Аһ, ләкин онтылмый

Гомергә, гомергә

Электә татыган

Шатлыклар, рәхәтләр –

Яндырып йөрәкне,

Саклана күңелдә

Кадерле минутлар,

Бәхетле сәгатьләр.

Сентябрь, 1942

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,

Мин суыктан, беттән, ачлыктан

Үләрмендер шулай, мич башында

Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында

Батырларча сугышып үләргә…

Юк, булмады, сукыр лампа төсле

Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә,

Күп эшләргә булган өмитләр.

Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» – дип,

Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым,

Күпмени соң әле яшәдем?!

Хәзергедән бик күп файдалырак

Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан

Мондый көчле, мондый әрнешле

Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,

Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең

Шундый көчле яна алганын.

Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны

Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле,

Халкың өчен булса үлемең?

Күтәралмыйм, дуслар, мин хурлыгын

Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

Сентябрь, 1942

Сыра залында

Озак йөргәч урын алмаштырып,

Килеп ләктем сыра кибетенә…

Шушыннан да ипле урын булмас

Безнең ише бистә егетенә.

Элек, бәлки, актык җитмеш тингә

Мин бер чәркә сыра эчкәнмен.

Хәзер, көн дә калып, төбен чүмерәм

Һәр бушаган калын мичкәнең.

Монда көнгә йөзләп мичкә бушый,

Башым җитми минем шунсына:

Кем эченә шулай сыеп бетә

Йөз мичкәдән аккан бу сыра?

Ничек җитсен башың, үз эчеңдә

Ул мичкәнең төбе күпергәч,

Кубар төсле башың биеп йөргәч,

Битең, борының кызып бүртенгәч?

Кемнәр генә булмый безнең залда:

Артист, шагыйрь, күмер сатучы,

Композитор, кассир йә бухгалтер,

Йә шундыйны читтән атучы.

Киткән чакта кайсын озатасың

Назлап, сыйпап, мактап, иркәләп.

Ә кайберсен куып чыгарасың,

Якасыннан тотып, типкәләп.

Әйтмә инде, төрле хәлләр була,

Үз-үзеңнән кайчак куркасың!

Бер җирдә юк мондый кайнап торган

Кеше белән шешә боткасы.

Әнә… утыра анда бер директор,

Өстәлендә унлап шешәсе.

Сәгать саен аның эче үсә,

Сәгать саен шиңә кесәсе.

Менә артист… кичә ул туп-туры

Безнең залдан керде сәхнәгә,

Чалма киеп чыгып «Ревизор» да

Бөтен илгә булды мәсхәрә.

Яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрь

Бездә яза бөтен шигырен,

Гонорары белән шул шигырьнең

Каплый бара сыра чыгымын.

Композитор беркөн безнең залда

Операга куйды апара,

Биш литрны көн дә өсти бара –

Апарасы һаман кабара.

Кассир Гыймай кичә бездә булды,

Госбанктан кайтып барышлый,

Бүген күрдем үзен милициядә,

Борыны төшкән, йөзе сагышлы.

Айныталмый кичә бер юанны

Тәкать корды, тәмам җан чыкты,

Кич хатыны килде, аны эзләп,

Бер карауда ирен айнытты.

Без загстан кимме? Әле менә

Беркөн бездә шундый хәл булды:

Бер кыз белән егет кушылдылар,

Бер ир белән хатын аерылды.

Кунак булды беркөн парикмахер.

Һәм шул көнне минем кунагым

Сосиска дип ялгыш кисеп алган

Бер мескеннең борынын, колагын.

Шул көнне үк үзе борынсызны

Алып килеп безгә сыйлады.

Шунсы кызык, теге борынсызы:

– Ник белмәдем кадерен син җанкайның

Моңарчы! – дип үксеп елады.

Әйтерсең лә борыны, колаклары

Туйдырганнар аңа тәмамән.

Әйтерсең лә, борынын кисеп, аны

Ул коткарган бик зур бәладән.

Пекарь тапты кичә трубкасын

Безнең залда икмәк эченнән.

Аны үзе, бездән эчеп кайтып,

Ул икмәккә кушып пешергән.

Бер пожарник, бездән исреп кайтып,

Каланчага менеп йоклаган,

Каланчада шул көн пожар чыккан,

Ләкин беркем набат сукмаган.

Һәм каланча янган. Икенче көн

Пожарникны эштән куганнар.

Сыра шул ул! Әле минем белән

Шундый бер хәл булды, туганнар!

Нәфсем төшеп, калын бер мичкәнең

Өстен ачып эчтем чүмечләп.

Егылганмын мичкә эченә үк,

Чүмеч саны булгач унөчләп.

Лоцманы күк баткан пароходның

Йоклаганмын мичкә эчендә,

Колач җәеп, сыра диңгезендә

Йөзеп йөрим, имеш, төшемдә.

Уяттылар мине, айныттылар,

Җавап алган төсле иттеләр.

Һәм якамнан ипләп тоттылар да

Итек белән артка типтеләр.

Инде хәзер сыра заводына

Керергә дип йөрим чамалап,

Керә калсам, болай юләр булмам,

Үз турымда сатмам яманат.

Мин мичкәнең хәзер өстен ачмам,

Кадак белән төбен тишәрмен

Һәм, авызыма нечкә салам кабып,

Артка гына посып эчәрмен.

Сентябрь, 1942

Шагыйрь

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,

Ак кәгазьгә тамды яшьләре.

Тышта давыл иде; бертуктаусыз

Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

Җил, ишектән кереп, өстәлдәге

Кәгазьләрне чәчте, туздырды.

Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргыч

Ачы тавыш белән сызгырды.

Тау-тау булып дәрья дулкынланды,

Яшен сукты калын имәнне.

Эчпошыргыч шомлы тынлык басты

Тирәдәге карсак өйләрне.

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә

Ут балкыды көннән яктырак.

Давылланып, аның йөрәгеннән

Ак кәгазьгә хисләр актылар.

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан,

Язганнарын җыйнап яндырды.

Үзе китте чыгып…

Җил басылды,

Давыл тынды, ал таң кабынды.

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды?

Нинди хисләр аны ярсытты?

Язганнарын биреп җил иркенә,

Таңда үзе кая ашыкты?

Сез сорагыз аны исәр җилдән,

Яшеннәрдән, дулкын тавыннан;

Һәм сорагыз ямьсез төнне куып,

Таң тудырган көчле давылдан.

Октябрь, 1942

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт

Күрешмәсне сизеп аерылу;

Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә

Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән

Багланганда керсез күңелләр,

Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен

Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аера сине якын дусыңнан.

Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше

Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,

Күпме иде сөйгән иптәшем.

Калдым ялгыз, саклап яңагымда

Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагы нинди упкыннарда

Мин чайкалып шулай йөзәрмен.

Тик һәркайчан сулган яңагымда

Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар үбештереп,

Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде, язмыш, мине бүләклә!

Октябрь, 1942

Дару

Кыз авырды, тәне ут шикелле,

Сулгып-сулгып тибә йөрәге.

Гаҗиз калды доктор, авыру кызга

Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә,

Авыр төшләр белән саташып,

Ачылды да ишек, юл киеменнән

Кайтып керде кызның атасы.

Маңлаенда батыр яра эзе

Һәм билендә поход каешы.

Еллар буе кызны зарыктырды

Шул атаның йөрәк сагышы.

Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:

«Әти!» – диеп, аңа үрелде.

Шул төнне үк йөздән тире чыкты,

Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның

Дару эчми кинәт савыгуын.

Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән

Иң куәтле дәва барлыгын!

Октябрь – ноябрь (?), 1942

Кылыч

Кылыч белән кергән – Кылычтан үләр.

Александр Невский

– Аягыңда, егет, күн итек,

Көмеш саплы кылыч билендә.

Аргансыңдыр авыр юл үтеп,

Кунып китче минем өемдә!

Төреп сине ефәк юрганга,

Йоклатырмын назлап, иркәләп.

Кан, яшь белән җирне юарга

Өлгерерсең әле иртәгә!..

Зифа буйлы купшы әфисәр

Яшь хатынның сүзен ишетте.

Гайрәтләнеп көяз башкисәр

Каты ябып керде ишекне.

– Чибәр хатын, сине яраттым,

Кем син үзең, белмим исмеңне…

Табып китер тавык, аракы!

Җәй урныңны, чишен өстеңне!

Хатын, суеп, тавык пешерде,

Аракысын салып эчерде.

Майлы күзле майор бу сыйдан

Кәефләнде, тәмам исерде.

Кадрен белеп юмарт бу өйнең,

Ул тарттырды итек кунычын.

Салып бирде аннан мундирын,

Көмеш саплы матур кылычын.

Майор ятты, юан корсаклы.

– Йә, ач, – диде, – миңа кочакны!

Сузып аңа ялан кылычны,

Хатын әйтте аңа шул чакны:

– Син хурладың минем җиремне,

Син үтердең минем иремне…

Инде тагын йөрәк хисемне

Калҗа итеп сиңа биримме?

Килешсә дә кылыч билеңә,

Көтмә бүген ярдәм корычтан!

Кылыч белән кердең илемә,

Үлемең булыр шушы кылычтан.

Шуннан хатын сузып яткырды

Бу котырган камыр батырны.

Көмеш сабына кадәр кылычны

Йөрәгенә аның батырды.

– Сый җитәрлек булды тилегә!

Тыпырчынма, майор, тынычлан!

Кылыч белән кердең илемә

Һәм үлемең булды кылычтан.

Октябрь – ноябрь (?), 1942

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Парадныйда күрәм: бер бала

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач, карап уйлана.

Мин балага киләм:

– Әллә, – димен, –

Звонокка буең җитмиме?

– Җитми шул, – ди.

– Кая, үзем басыйм.

Бернеме, – дим, – әллә икеме?

– Биш, – ди. Басам.

Шуннан бала әйтә:

– Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,

Икебезгә дә бирер кирәкне!

Декабрь, 1942

Кол

Ул, куркып, дошманы алдында

Калтырап күтәрде кулларын.

Сугышның иң кызган чагында

Ташлады кулыннан коралын.

Дошманы, сүгенә-җикренә,

Кулларын каерып бәйләде.

Өстенә тау хәтле йөк төяп,

Камчылап тылына әйдәде.

Ул бара, кан юа җилкәсен

Камчы һәм дошманы йөгеннән.

Шәм кебек төз буе нишләсен?

Көянтә шикелле бөгелгән.

Кешелек сыйфаты бу чакта,

Әйтегез, бармы бу мескендә?

Аягы, куллары һәм хәтта

Җаны да хуҗасы иркендә.

Юк сиңа кешечә көн итү,

Бикләдең син гомер юлыңны…

Дошманың алдында, егетем,

Бер куркып күтәргәч кулыңны,

Йә сугыш син яклап хаклыкны,

Йә сайла кызганыч коллыкны.

Беренче юл нинди данлыклы,

Икенчесе нинди хурлыклы.

Гыйнвар, 1943

Хәдичә

Күрше кызы Хәдичә,

Шулай гадәттәгечә,

Озак йөреп бакчада,

Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның

Ишетмәгән кайтканын.

Шуңа күрә ачмаган

Хәдичәгә капканы.

Капкада тимер йозак,

Хәдичә көткән озак.

Тышта кунып булмый бит,

Булса да гәрчә йөз ак.

Ахры, кызга уй керә,

Төнлә белән кем күрә?

Күп тикшерми Хәдичә,

Койма аша сикерә.

Кайтып керә йортына,

Кайткач бар да онтыла.

Тик, кадакка эләгеп,

Юбка гына ертыла.

Ул көн соң дип ямамый,

Аны-моны карамый.

Иртән китә хезмәткә,

Кичегергә ярамый.

Әле дә кичә соң кайтып,

Йоклаган кырын ятып;

Күрше карчык эшенә

Чак җибәргән уятып.

Менә бара ул, кара!

Юбка гына чайкала.

Исе китеп, хатын-кыз

Юбкага карап кала.

Икенче көн ни күрәм? –

Бер елыйм да бер көләм.

Урам тулы хатын-кыз,

Бар да ертык юбкадан.

Күрче, күршем теккәнче,

«Мода» дип көн үткәнче,

Бар да ерган юбкасын

Бот төбенә җиткәнче!

Әй Хәдичә, Хәдичә!

Кичегеп кайтып кичә,

Нинди эшкә чуалдың –

Яңа мода чыгардың.

Кызлар, төнлә йөрмәгез!

Коймадан сикермәгез!

Тагын әллә ни ертып:

«Мода», – дия күрмәгез.

12 февраль, 1943

Томаулы гыйшык

Егет чагым; үлеп гашыйк булдым

Контордагы бер яшь матурга.

Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минем

Чәчәк атты кышкы салкында.

Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын белән

Томау төште беркөн борынга.

Һәм томаулы килеш киттем шулай

Кыз чакырган махсус урынга.

Утырабыз икәү; мин яулыкны

Калдырганмын онтып өемдә.

Ә борын нәкъ төпсез кое кебек,

Сәгать саен литр кимендә.

Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,

Сүз әйтергә хәтта тилмерәм.

«Җаным!» дим дә «һач» дип бер төчкерәм,

«Сөям!» дим дә борын сеңгерәм.

Ансы бер хәл, бәлки, төчкерми дә

Утырыр идем тавышсыз гына.

Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм,

Ямьсез итеп борын сызгыра.

Бәла икән, дуслар, томау белән

Гыйшык арасында тартышу!

Кочакла да кызны, син әйт, имеш:

«Мин… һаптечү, сине… һаптечү!»

Утыра торгач, ахры, мин, дәртләнеп,

Тотып кызның ике кулыннан,

Бер кызык сүз әйтеп көлгән идем,

Чыкты куйды куык борыннан.

Куык кунды барып кыз борнына,

Кыз аптырап битен каплады.

Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкым

Кызган куык төсле шартлады.

Кыз торды да кинәт, әйтте миңа,

Еламады үзе, көлмәде:

«Сөям, диеп, кызга үрелгәнче,

Сөрт борыныңны, егет, элгәре!»

Кызым китте, мин дә шул гарьлектән,

Түзалмыйча йөрәк януга,

Ни кызык бар миңа яшәүдән дип,

Аптекага киттем агуга.

Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушка

Булмады бу минем баруым.

Алып кайттым өйгә аптекадан

Бик куәтле… томау даруын.

Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,

Томау бетте, гыйшкым онтылды.

Көчле булды дару, егет күңеле

Ике чирдән бергә котылды.

Яшьлек үтте, инде картаелды,

Яшим хәзер читтә, ышыкта.

Теләсәм дә хәзер ләкми миңа

Бер томаулы гына гыйшык та.

Март, 1943

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе, улашып, якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!

Ялтырый бүренең күзләре.

Бит моны, төн буе атышып,

Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,

Исереп кешеләр канына

Йөргәндә, сискәнеп туктады

Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,

Каенга терәгән башкаен.

Кызганып егетне, җил белән

Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге.

Тәгәри үләнгә чык түгел,

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде,

Аптырап күзенә карады.

Һәм кинәт, нидәндер сискәнеп,

Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы

Бәрелде бүренең борнына.

Юк, бүре тимәде, сак кына

Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә

Кыздырып шомполлар бастылар.

Туйганчы җәфалап, соңыннан

Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе, улашып, якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

Март, 1943

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу,

Син ерактан, мин дә ерактан.

Ә күптәнге якын танышлар күк

Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исмемне дә юньләп белмисеңдер,

Үзең шундый сөеп карыйсың.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,

Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;

Нәрсә җитә менә шундый матур,

Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең

Ялкыныннан шулай кабынып

Яшәү, җирдә гомер ахрынача

Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне

Бәйләде соң аера алмаслык?!

Без сөйләшеп түгел, серебезне

Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын

Шагыйрь йөрәгеме аңламас?

Сөяксез тел кайчак алдаса да,

Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,

Яшерә алмый шатлык яшемне,

Мин, кулыңны кысып, чын күңелдән:

– Сердәшем! – дип, сиңа дәшәрмен.

Аерса да безне язмыш җиле,

Алып китеп сине еракка…

Киңәшем шул: җирдә иң кадерле

Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән

Канатланса иде күңелләр.

Сөю дымын эчеп бер тамырдан,

Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында

Үтсә иде яшьлек вакытлар.

Әйтче, бәгърем, миңа җир йөзендә

Шуннан артык нинди бәхет бар?!

Май, 1943

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта,

Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,

Нәркиз, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,

Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә,

Талларга карап, күзе яшьләнә.

Бу таллар беркөн үсеп җитәрләр –

Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә беркөн безнең бакчачы,

Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,

Нинди бәхетле бакчачы бабай!

Май – июль (?), 1943

Гашыйк һәм сыер

Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә

Бәйләм итеп бәйләп китердем.

Күрсен иркәм аның кулдалыгын,

Йөрәгемнең, бәхтем, иркәмнең.

Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне

Тәрәзәдән тышка ыргыткан.

Ә аларны сыер ашап киткән…

Ничек түзим үлми хурлыктан!

Гашыйк сүзен сыер ишетте дә

Гаҗәпләнеп башын селкеде:

– Исем китә, – диде, – бу гашыйкка,

Карап торсаң, кеше шикелле!

Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,

Нигә шулай кыза, тузына?

Мин ашасам аның чәчәкләрен,

Сөт бирәм бит сөйгән кызына.

Минем сөттән аның йөзе алсу,

Минем сөттән – таза, сөйкемле,

Тәне йомшак, аның тешләре ак,

Яңа сауган сөтем шикелле…

Уйга калды гашыйк…

– Чын да, – диде, –

Ник тиргим мин бу сөтбикәне?

Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп,

Каймак белән сыйлый иркәмне!

Азык булсын гөлем сыерына,

Мин теләмим артык һичкемне!

Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм

Каймак итеп эчсен гыйшкымны…

Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дә

Чәчәк җыеп чишмә буенда,

Кызга түгел, китереп чәчәкләрне

Ул ашата икән сыерга.

Май, 1943

Назлы сөяркә

Шаһзадәнең иркә сөяркәсе

Әйтте беркөн назлап сөйгәнен:

– Мине сөйсәң, үтер туганыңны,

Китер ватып яңак сөяген.

Мәхәббәттән аңын җуйган егет,

Кызның күндәм колы шикелле,

Үтерде дә сөйгән ир кардәшен,

Баш сөяген кызга китерде.

Кыз сөякне тутырып агу салды

Һәм егеткә бирде: – Эч! – диде.

Егет эчте… Гыйшык аның өчен

Бер тылсымлы, серле көч иде.

Дөнья, дөнья… Ул да, чын күңелдән

Аны өзелеп сөйгән өченме,

Яшьлегемнең кипкән сөягенә

Салып миңа агу эчерде.

Август (2), 1943

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә,

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам,

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы!..

Август, 1943

Мәхкүм[1]

Хөкем булды бүген, аны үлем

Җәзасына хөкем иттеләр.

Ул еламый, соңгы күз яшьләре

Күптән инде агып киптеләр…

Төрмә тып-тын; моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул, мескен, балам – йөрәк парәм

Ятим үсә, диеп кайгыра.

Сентябрь, 1943

Төрмәдә төш

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

– Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп,

Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп.

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга,

Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!

Нинди якты, иркен – җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар…

Баш очымда шул ук кайгыларым

Уяныр дип көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлыкларым,

Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?!

Сентябрь, 1943

Син онтырсың

Минем гомерем сулган чәчкә булып

Өзелеп төшәр синең алдыңа.

Син үтәрсең аны таптап, яньчеп

Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онтырсың әле күптән түгел

Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең

Гөлбакчаңны синең бизәгәнен,

Сине назлап хуш ис чәчкәнен.

Син онтырсың язгы алсу таңда,

Ян тәрәзәң аша сузылып,

Аның сине котлап сәламләвен,

Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онтырсың гөлләр арасында

Гөрләп үткән исем бәйрәмен,

Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә

Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга

Танышыңа үткән вактында,

Исеңә дә килмәс сулган гөлнең

Сыкрануы аяк астында.

Син керерсең өйгә көздән качып,

Тәрәзәңне ябып бикләрсең.

Юк, син инде хәзер сулган гөлне

Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,

Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.

Сөю, вәгъдә, антлар… Аһ, барсы да

Һич булмаган кебек онтылыр.

Сентябрь, 1943

Төрмә сакчысы («Казан») (Ядкарь хан монологы)

Төрмәм ишеген саклап, сакчы йөри,

Җиңнәрендә «сөңге» билгесе.

Йөрәгемә кадак каккан кебек

Аның салмак атлап йөреше.

Куркып аның ерткыч күзләреннән,

Тынып калган тирә-әйләнә.

Җир сыкрыйдыр кебек ул басканга,

Кояш аңа артын әйләнә.

Кешелеккә ямьсез бүкәй булып,

Кулларына тотып камчысын,

Ул утыра менә төрмә саклап, –

Коллык, вәхшәт, үлем ялчысы.

Тоткыннарның йөрәк итен чукып

Үтә аның козгын тормышы.

Аңа икмәк – кан һәм күз яшьләре,

Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы.

Белсә иде шакшы бу кулларның

Күпме гомерләрне буганын,

Җир күтәрмәс иде бу кешене,

Кояш бирмәс иде нурларын!

Сентябрь (?), 1943

Кандала

Төрмә күңелсез, анда тычканнар

Һәм сәке тулы кандала туе.

Кайвакыт шулай мин эч пошканнан

Кандала чүплим, ятып көн буе.

Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен

Ватасы иде, сүтәсе иде.

Кандала итеп хуҗаның үзен

Тотасы иде, сытасы иде.

Сентябрь (?), 1943

Хөкем алдыннан. Черчетләр ханы («Кылыч хан» трагедиясенә)

Хөкем җитте, безне чыгардылар

Һәм тезделәр бер буш урынга.

Кояш батты, ахры, теләмәде

Бу хурлыкка шаһит булырга.

Үлән юеш иде, әллә чыктан,

Әллә җирнең зарлы яшеннән.

Урман, таулар, күлләр… Бар да куркып

Томан арасына яшренгән.

Тышта салкын, бары аяк белән

Тойдым җирнең таныш җылысын.

Җир йөрәкне минем җылытмакчы,

Анам төсле өреп сулышын.

Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас

Синең өстә чакта аяклар.

Аның исме белән ачылган тел

Үлгәндә дә Аны кабатлар.

Менә алар, черчет хакимнәре,

Кызыл күзле, юеш танаулы.

Тик белсеннәр, алар түгел, ә без

Гаепләүче бүген аларны.

Җиз балтасын җәллад кайраганда,

Эт ләззәтен тоеп канында,

Черчетләргә каршы соңгы сүзне

Без әйтербез хөкем залында.

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка.

Сентябрь (?), 1943

Сөеклемә

Еллар буе, бәлки, хатым булмас,

Хәбәр булмас минем турымда.

Туфрак күмәр баскан эзләремне,

Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп,

Кайгы баскан килеш керермен.

Еллар юар эзен йөрәгеңнән

Сине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,

Ялыктырыр сине бу көтү.

Кирәк төсле булыр күңелеңә

«Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән

Кыйбат булган сөю хисеңнән

Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә

Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул вакытта,

Шул вакытта күңлем кимсенер.

Шунда гына үлем җиңсә җиңәр,

Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү белән

Көчле булдым сугыш кырында.

Синең сөю серле тылсым булып

Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән антым

Хәтеремдә минем һәркайчан.

Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,

Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр,

Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!

Уттан, судан исән алып кайтыр

Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.

Сентябрь, 1943

Гөл кабере

Өзелеп төште бер гөл сабагыннан

Төньягыннан искән җил белән.

Озакламый җилнең канатына

Төялешеп карлар килделәр.

Мамык карлар гөлгә кәфен булды,

Кабер булды бакча түтәле;

Шунда үскән ялгыз бер ак каен

Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп

Бөтерелә койма буенда.

Гөл уянмас, татлы йокы белән

Изелеп йоклый җирнең куенында.

Тик яз килгәч, гөлнең каберенә

Яңгыр явар, уйнар яшеннәр.

Һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннан

Чәчәк атар яңа яшь гөлләр.

Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм,

Йоклар өчен ябынып юрганын;

Күңелегездә көлеп чәчәк атар

Минем соңгы йөрәк җырларым.

Сентябрь, 1943

Сәгать

Иркәм белән икебез,

Пар алмадай битебез;

Чөкердәшеп, гөрләшеп,

Утырабыз серләшеп.

Иркәм минем бик күркәм,

Яратмый дип, юк үпкәм;

Керфекләре гөл генә,

Түбән карый гел генә.

Кыйгач аның кашлары,

Матур чәч тарашлары.

Барысыннан да бигрәк

Үтерә карашлары.

Ул ягымлы елмая,

Утырган да каршыма,

Ләкин шунсы ошамый,

Әллә кая ашыга.

Һаман карый сәгатькә,

Утырган күк сәнәккә.

– Күп утырдым, җитәр, – ди, –

Соңаям, – ди, – китәм, – ди.

Үч иткән күк сәгате,

Кая чаба – җен белсен!

Абау, ямьсез сугуы,

Чиркәү кага диярсең.

Мин ялынам: – Китмә, – дим. –

Әле вакыт иртә, – дим.

Иркәм карый сәгатькә:

– Китәм, вакыт үтә, – ди.

Мин түзмәдем, ахрысы,

Бар сабрымны югалттым.

Барып, юләр сәгатьнең

Телен тартып туктаттым.

– Бәхетлеләр сәгатькә

Карамыйлар, аппагым! –

Шулай итеп, без сизмәдек

Кызарып таң атканын.

Сентябрь, 1943

Иркәм

Иртән миңа иркәм килгән,

Бәйрәм күлмәген кигән.

Су буена чакыра килгән,

Кичекми барсын, дигән.

Шул хәбәрне ишеттем дә

Ашыгып иркәмә киттем.

Өч адымны бер иттем дә

Иркәмә барып җиттем.

Иркәм әйтә: – Тальяныңны

Ник алмадың, акыллым?

Мин бит синең уйнавыңны

Яратканга чакырдым.

Сүзен тыңлап утырдым да

Торып өйгә йөгердем.

Тальянымны кыстырдым да

Чак-чак килеп өлгердем.

Иркәм әйтә: – Итекләрең

Майламаган икән бит!

Әллә шулмы үчекләвең?

Мин соң синең иркәң бит!

Шул шелтәсен ишеттем дә

Кире өйгә ычкындым.

Учлап-учлап май сөрттем дә

Итекләрне ышкыдым.

Килеп кердем, иркәм әйтә:

– Кырмаган бит сакалың!

Шуның өчен бит таң иртә

Барып ишегең шакыдым.

Болан төсле чабып кайттым,

Пәкене эзләп таптым.

Ары тарттым, бире тарттым,

Сакалны кырып аттым.

Инде килдем, әйтә иркәм:

– Кискәнсең иягеңне,

Үз-үзеңә син үч икән,

Биргәнсең кирәгеңне!

Сугышканнар, дип әйтерләр,

Мин бармыйм синең белән –

Иркәм белән йөрү бергә

Чикләнде шуның белән.

Акрын гына, сүлпән генә

Мин өемә атладым.

Кайткач, үзем: – Иркәм белән

Йөредем, – дип мактандым.

Иркәм минем бигрәк иркә,

Үрле-кырлы сикертә.

Иртә үпкә, кич тә үпкә,

Ә шулай да сөйдертә.

Сентябрь, 1943

Бәла

– Мин яратам бер хатынны,

Матурларның матуры.

Тик шунсы бар: ул матурым

Үзе бер ир хатыны.

– Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:

Ул ирен яратамы?

Яратмаса, кыен түгел

Төзәтү бу хатаны.

– Ул яратмый бер дә ирен,

Җене белән бер күрә.

Утырып-утырып, бу иренә

Чыкканына үкенә.

– Ә алайса, ул иреннән

Аерылсын, әйт син аңа.

Гөрләтеп бер туй итәрсез,

Кояш чыгар сиңа да.

– Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,

Алтын синең бу сүзең,

Ләкин бөтен бәла шунда:

Аның ире – мин үзем.

Сентябрь, 1943

Ана бәйрәме

– Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага:

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә:

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып, күгәрчен

Кайтып керде ана йортына.

– Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,

Салма мине сагыш утына.

Сөйлә дөресен, кая зур улым?

Дөньядамы бәгърем, күз нурым?

– Кайгы сиңа, ана. Кырымда

Улың үлде сугыш кырында.

Катып калды ана, дәшмәде,

Ярсып чыкты кайнар яшьләре.

Кайгысыннан өлкән улының

Көмеш төсле булды чәчләре.

– Өч улымны, очар кош итеп,

Мин очырдым ерак далага.

Әйтсәгезче, якын дус итеп,

Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,

Сугшып үлде бәгърем, күз нурым.

Уртанчысы, бәлки, исәндер,

Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә

Нидер әйткән төсле кылынды.

– Әйтче, җилкәй, йөргән җирендә

Күрмәдеңме минем улымны?

– Кайгы сиңа, ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана таеп һушыннан,

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

– Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым шомлы далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,

Бер өмитем калды тормышта:

Күрмәсәм дә бергә өчесен,

Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен,

Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.

Тик яңратып урман буйларын

Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды

Җир тетрәткән тояк тавышына.

Тәрәзәгә килеп таянды,

Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың

Бер ат килә, ярсый йөрәге.

Ат өстендә улы ананың,

Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,

Кулларында җиңү байрагы.

Каршы ала котлап батырны

Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен,

Күңеле белән сизеп таныды.

– Балам! – диеп елап, ул аның

Күкрәгенә килеп сарылды. –

Кайттыңмы, улым, алтыным!

Куанычым минем, актыгым!

Карт ананың көмеш чәченә

Алтын яше тама батырның.

– Йә, тынычлан, анам, борчылма,

Сиңа улың, синең актыгың

Алып кайтты алмаз кылычында

Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта

Җиңү юлын сызып үлделәр.

Гомерләрен соңгы сулышта

Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта

Абыйларның батыр гәүдәсен,

Алып кайттым данлы байракта

Каннарының алсу шәүләсен…

Ана алды алсу байракны,

Күзен сөртте – күзе ачылды:

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

– Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Сез килегез, якын дус итеп,

Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,

Мин өч лачын илгә үстердем.

Батыр көрәш җырын өйрәтеп,

Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады,

Кешнәп йөри кырда атлары;

Мин аларга бирдем канымны,

Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,

Җиңү таңын җиргә кабызып,

Алып кайтты илгә ул таңны

Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы,

Куандырды анай карчыгын.

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр;

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам:

Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага,

Аның бүген туган бәйрәме.

Агыла аңа картлар, балалар,

Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде

Йөрәгенең авыр ярасы.

Ил түрендә, гөлләр эчендә

Өч батырның туган анасы.

Сентябрь, 1943

Егет юлы

Кайтыр иде егет, юлы урау,

Каршысында текә таулар бар.

Киртә түгел таулар, тау артында

Коралланган көчле яулар бар.

Ташка басып, егет кылыч кайрый,

Акбүз аты йөри аланда.

Ялын болгап, кайчак кешнәп куя,

Нидер әйткән төсле аңарга.

– Тиз бул, егет, тиздән кояш баер,

Зәңгәр томан каплар болынны;

Адашырбыз, юлны югалтырбыз,

Табалмабыз таныш урынны…

– Курыкма, атым, кыю «чикмәнлек» нең

Караңгы төн туры юлдашы.

Безне көтә сугыш, тик артыннан

Без килгәнне дошман тоймасын.

Җиңү безгә туры юл күрсәтер,

Томан тетелер ал таң нурыннан.

Туган йортны, дускай, без табарбыз

Сөйгәнемнең сагыну җырыннан.

Сентябрь, 1943

Чыныккан яшьлек (Корыч)

Корыч менә шулай чыныкты.

Н. Островский

Мин мыек та әле кырмый идем,

Былтыр өйдән чыгып киткәндә;

Алтмыш яшьлек картның гомер буе

Күргәннәре хәзер җилкәмдә.

Бу бер елда баштан кичкәннәрдән

Ми күперде, йөрәк кабарды;

Егермедә битем җыерчыкланды,

Егермедә чәчем агарды.

Бу порохлы, канлы, яшьле елның

Авырлыгы төште аякка.

Мина екты мине, егермедә

Мин таяндым, ахры, таякка.

Сез тапмассыз хәзер күзләремдә

Малай чакның юләр шуклыгын.

Каш сикерми тиле дәртләр белән,

Күңел куйды инде мутлыгын.

Йөрәк каты, йөздә яшьлеккә ят

Җитдилек һәм сабыр уйчанлык.

Яшьлек янды кипкән дары кебек,

Гомре булды аның өч айлык.

Яшьлек, яшьлек! Кайда «айлы кичең»?

Кайда синең «зәңгәр күзләрең»?

Дон буенда, окоп базларында

Ятып калды кайнар эзләрең.

Сандугачлы алсу таңда түгел,

Син давыллы төндә кабындың.

Җиңеп алган чиккә сине канлы

Байрак итеп кадап калдырдым.

Үкенә дип ләкин уйламагыз,

Мин шат, күреп җиңгән илемне.

Йөз яшьлегем булса, мин барсын да

Шушы юлга бирмәс идемме?

Яшьлек, дисез, өскә үрләр өчен

Бирелгән бит аңа канатлар!

Исе китеп сөйләр аны картлар,

Гасырларга тарих кабатлар.

Утны-суны кичеп, кешелеккә

Яулап алдык бөек чынлыкны.

Безнең яшьлек менә шулай үтте,

Корыч менә шулай чыныкты.

30 сентябрь, 1943

Юллар

Юллар, юллар! Мине туган йорттан

Аерып ерак алып киттегез.

Җитәр инде, озак кунак булдым,

Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны,

Урманымны, күпер башымны;

Бик сагындым мине өзелеп сөйгән

Нечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде, мин киткәндә,

Карап калды боегып сердәшем;

Юешләтте аның керфекләрен

Яңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң, читкә киткән чакта,

Ярты җаның калса өзелеп!

Ярый әле сөю белән бергә

Бар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да

Менә шундый каты, аяусыз!

Йә, әйтегез, кемнәр үтте сездән,

Салындыгыз башлап каян сез?

Минем кебек кайсы шашкын йөрәк

Беренче кат шуннан атлады?

Кемне шулай өмит дәртләндереп

Еракларга илтеп ташлады?

Беләм, дәртләр ташый безне(ң) шулай,

Яшьлек куша кыдырып йөрергә!

Сезне, юллар, аяк эзе түгел,

Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Кая гына ләкин китсәк тә без,

Сукбайлыкка яшьли салышып,

Шул юллардан кире алып кайта

Туган йортка йөрәк сагышы.

Юллар, юллар! Мине илкәемнән

Аерып ерак алып киттегез.

Яңа дәртләр, яңа хисләр белән

Сөйгәнемә кире илтегез.

Октябрь, 1943

Күлмәк

Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,

Кулларында көмеш инәсе.

Җырлар түгел, җилләр җитә алмас

Ерак җирдә күлмәк иясе.

Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап,

Тирән сагыш уйчан йөзендә.

Ефәк чигеш булып ятып кала

Йөрәк сере инә эзендә.

Атлас белән кайый ул якасын,

Ука белән тота җиң очын.

Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле

Йөрәгенең бөтен җылысын.

Һәр чигештә күпме яшь тамчысы,

Күпме сагыш һәрбер җөендә.

Шул күлмәкме булмас яшь егетнең

Йөрәк дусты йөргән җирендә!

Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,

Күлмәккәем дусын тапсын дип.

Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтем

Сугышлардан җиңеп кайтсын дип.

Тагын бизәк… Аннан күлмәк әзер,

Тик тагасы кала чукларын.

Көлемсерәп, Дилбәр карап тора,

Үз эшенә үзе сокланып.

Тәрәзәдән, сузылып, кояш карый,

Күк күлмәктә алсу шәүләсе.

Кояш булып күлмәк үтәсеннән

Күренә төсле егет гәүдәсе.

Ашыгып, шунда берәү килеп керде,

Хат тоттырды Дилбәр кулына.

Хатта язган: «Егтең батырларча

Үлде, – диеп, – сугыш кырында».

Озак торды Дилбәр сүзсез катып,

Каны качты юка ирненнән.

Тик күкрәге еш-еш күтәрелде,

Күл тибрәнгән кебек җил белән.

– Юк, ышанмыйм… – диде, тавшы чыкты

Калтыранып, авыр көрсенеп.

Ике генә тамчы яшь чылатты

Гөл чуклары төсле керфеген.

Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп

Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне,

Китте ашгып почта бүлегенә,

– Алыгыз, – диде, – минем бүләкне!

– Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа?

– Сез илтегез, үлгән булса да!

Кигерегез аңа бу күлмәкне,

Тәнен туфрак күмгән булса да.

Ул терелер кигәч бу күлмәкне,

Йөрәк уты тагын кабыныр.

Мин бит аны сөйдем чын күңелдән,

Мин бит аны көттем сагынып…

Тыңладылар аны. Сөйгән кызның

Сүзе чындыр кебек күренде.

Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә

Кигерделәр…

Егет терелде.

Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә,

Ул ашкынып көтә сөйгәнен.

Егет кайта, йөзе кояш төсле,

Ә өстендә зәңгәр күлмәге.

Әкиятме бу?

– Әйе.

Тик әйт миңа,

Йөрәгемнең назлы иркәсе,

Син түгелме сөю нурың белән

Кабызучы гомрем иртәсен?!

Азмы күрдем окоп алларында

Мин үлемнең кыргый биюен,

Йөз үлемнән мине тартып алды

Синең керсез, кайнар сөюең.

Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән

Терелеп бастым аякларыма.

Яшең белән чиккән күлмәгеңне

Киеп кайттым менә яныңа.

Октябрь, 1943

Бөрлегән

Җыеп кырдан бөрлегән

Килгән иркәм, бер генәм.

Ә мин аңа сөюемне

Белдералмый тилмерәм.

Кунак итә гөл генәм

Мине бөрлегән белән.

Белми ләкин – иреннәре

Иң өлгергән бөрлегән.

8 октябрь, 1943

Тозлы балык

Ник чакырдың су буена,

Үзең шунда килмәгәч?

Ник әйттердең «сөям» диеп,

Үзең «мин дә!» димәгәч?

Ник елмайдың каш сикертеп,

Яратмагач, йөрмәгәч?

Ник ашаттың тозлы балык,

Соңыннан су бирмәгәч?

8 октябрь, 1943

Соңгы үпкә

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имзеп,

Бишек җыры җырлап тирбәткән.

Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

Әйтче, дөнья, синең газабыңа

Түзмәдемме хәлем җиткәнче?

Түзмәдемме… иксез-чиксез сабрым

Яшем белән агып беткәнче?

Һәр хәшәрәт җирдә теләгәнчә

Суда йөзде, суда җебенде.

Ә мин менә соңгы сулышымда да

Чылаталмыйм кипкән ирнемне!

Мин күрмәдем дуслык… дус урнына

Богау кысты минем кулымнан.

Кояш… ул да үләр минутымда

Мәхрүм итте мине нурыннан.

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

Күреп үлсәмче дип кызымны!

Анам кабре – туган туфрагыма

Куеп үлсәмче дип йөземне!

Нигә миңа төрмә кабер булды,

Ник кан юды йоклар урнымны?

Җирне әллә артык сөйгән өчен,

Җылысыннан мәхрүм булдыммы?

Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп,

Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым.

Ә син минем керсез йөрәгемне

Вәхши этләреңнән талаттың.

Аерып мине анам-Ватанымнан

Кай җирләргә китреп ташладың?

Еласам да үксеп, үз илемнең

Туфрагына таммый яшьләрем.

Туган илем, үксез улың булып

Үләм инде читтә тилмереп.

Яшем барсын сиңа елга булып,

Каным шытсын кызыл гөл булып.

Октябрь, 1943

Сугыштан соң

Май аенда тагын җыйналырбыз,

Кызыл шәраб килер табынга.

Бокалларның көмеш чыңы белән

Табын җыры яңрар тагын да.

Өстәл тулыр җанлы чәчәк белән,

Чәчәк төсле кызлар, усаллар.

Каш кырыен гына үпкән булып,

Котлап безнең кулны кысарлар.

Кайберәүләр булмас бу табында,

Алар урны шулай буш калыр.

Һәм беренче бокал күтәрелер

Исме белән батыр дусларның.

Бик күңелле булыр бу очрашу,

Шундый авыр көннәр кичереп,

Без шәрабтан түгел, ә шатлыктан

Җырлашырбыз, бәлки, исереп.

Тик күп түгел, каплап бокалларны,

Без табыннан бергә кузгалып

Юнәлербез дуслар каны тамган

Киң кырларга, җиңне сызганып.

Ватык юллар, янган зур калалар

Без килгәнне көтеп яталар.

Уянсыннар батыр тракторлар,

Уйнасыннар кулда балталар!

Кырны тутрып алтын бодай үссен,

Ауган йортлар торып бассыннар.

Җиңгән илнең хезмәт тире белән

Кырлар көлеп чәчәк атсыннар!

Октябрь, 1943

Сержант

Бер сержант белән

Икәү фронттан

Кайтып киләбез.

Таныштык әле

Вагонда туры

Килеп кенә без.

Юк икән аның

Ата-анасы,

Өе, хатыны.

Мин сорыйм аннан:

– Хәзер кемгә, – дим, –

Кайтасың туры?

Ул, көлеп шуннан,

Ян кесәсеннән

Бер хат чыгара.

Үзенең шунда

Шатлыктан бугай

Йөзе чылана.

– Ике ел тоташ

Хат язып торды

Шушы кыз миңа.

Тик хаттан беләм:

Ул кыз Уралдан,

Исме – Ләмига.

Ул хатта мине

Назлап юатты,

Сөеп эретте.

Шушы хат мине

Туңсам – җылытты,

Үлсәм – терелтте.

Һөҗүмгә бардым,

Саклап шул хатны

Куен кесәмдә,

Үкенмәс төсле

Идем шул чакны

Хәтта үлсәм дә…

Сугышта хатның

Нәрсә икәнен

Үзең беләсең.

Хәзер менә шул

Хатның иясен

Килә күрәсем.

Ике ел буе

Хат язды; инде

Ул кире какмас.

Ник каксын икән

Сугышта җиңеп,

Дан алып кайткач!

Поезд ашыга,

Белгән шикелле

Кемне илтәсен.

Сержант елмая

Һәм минут саен

Капшый кесәсен.

Ул балаларча

Масаю катыш

Карый тартынып.

Бу танышлыкта

Күпме җылылык,

Күпме матурлык!!!

Әйтәсем килде

Шунда егеткә:

– Ышан, – дип, – миңа,

Шулай ашкынып

Көтәдер, шиксез,

Сине Ләмига.

Күпме сержантта

Хат аша шундый

Дуслык тугандыр.

Бар да ашкынып

Хәзер дусына

Кайта торгандыр.

Яшәгез, кызлар,

Бар масаерга

Сезнең хакыгыз.

Күпме батырлар

Алып кайтты илгә

Сезнең хатыгыз.

Октябрь, 1943

Яз өмәсе

Без кояшка килдек өмәгә,

Кардан-боздан җирне арчырга.

Вакыт инде кышка үләргә,

Яз батырга юлны ачарга.

Кыш кергәннән бирле капкадан

Җир җитәрлек күрде «явызлык».

Багор белән ваклап, ваткалап

Җибәриек кышны агызып.

Елгаларны япты, бикләде,

Дулкыннарны итте ирексез,

Чишмәләрнең юлын чикләде,

Болыннарны итте күрексез.

Ул киптерде нәфис гөлләрне,

Бакчалардан куды кошларны.

Сызганыек, дуслар, җиңнәрне,

Ломга алыйк әрсез «дошман» ны.

Боз астыннан чыксын елгалар,

Дулкынланып ташып аксыннар.

Торкылдашып күктән торналар

Көмеш күлгә кире кайтсыннар.

Җир тын алсын, кардан арынып,

Баш калкытсын чирәм кырларда.

Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып,

Көч һәм корал безнең кулларда.

Кояш кадый алтын сөңгесен,

Җир дә туйган инде бураннан.

Гөрләвекләр гөрләп йөгерсен,

Себер әйдә кышны урамнан!

Кыш җиңелде. Ломны, көрәкне

Иңгә салып, язгы үләннән

Атлый-атлый дәртле, йөрәкле,

Без кайтабыз җырлап өмәдән.

Җилбердәтеп җитен чәчләрен,

Умырзая безгә елмая;

Кар астыннан суза чәчәген

Бүләк итеп безгә Җир-ана.

Октябрь, 1943

Төзүче

Күкне чуарлап

Йөзә болытлар,

Болытка җитә

Без салган йортлар.

Һәрбер кирпече –

Безнең кул көче,

Нинди иҗатка

Булдыклы кеше.

Файдасыз яткан

Таштан, балчыктан

Чыга ул калкып

Буш бер чатлыктан.

Башта ул әле

Нәкъ биләүдәге

Яшь бала сыман

Биләп алынган.

Биләгән аны

Такта челтәре,

Юк әле каны,

Юк әле тәне.

Тиз басар сафка

Загрузка...